Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала тапканда гомере өзелгән укытучының улына диагноз куйдылар

Ранэльга катлаулы дәвалану кирәк булачак.

Чаллы укытучысы Алена Мөхәммәтованың 3 ай элек - 14 мартта йөрәге тибүдән туктады. Ул үзенең өченче баласын тапканнан соң җан бирде. Бу хакта тулырак монда язган идек. 

Аленаның улының да туганда сәламәтлеге какшады. Сабый әнисе карынында 4 минут кислородсыз торуы ачыкланды. Бу үз чиратында куркыныч диагнозларга китерде. Аленаның абыйсы Юрий Филипов әйтүенчә, күпсанлы тикшеренүләр үткәннән соң балага ДЦП һәм эпилепсия диагнозлары куйганнар. Сабыйга инвалидлык бирелгән. 

Бүгенге көндә Ранэль ДРКБда дәвалану үтә. Моңа кадәр баланы берничә атнага Чаллыга алып кайттылар. Ул әтисе һәм ике апасы янында булды. Күпчелек вакытны сабый белән әбисе (Аленаның әнисе) үткәрә. Ранэль белән график буенча процедураларга йөриләр, саф һавага чыгалар, ашыйлар һәм йоклыйлар. Моңа кадәр ярты ризыкны инфузор белән ашаган булса, Ранэль хәзер ансыз да ашый ала башлаган. Абыйлары әйтүенчә, сабыйның күзләре дә элеккеге кебек үк "тәгәрәп йөрми". Яхшы карау, тәрбия үзенең нәтиҗәләрен бирә, ди ул. 

Шул ук вакытта Юрий Филипов суд эшләрен дә алып бара. "Бу озак һәм мәшәкатьле процесс. Тик мин азакка кадәр барачакмын," - ди ул. Юрий Филипов  Чаллы халкына мөрәҗәгать белән дә чыккан иде. Ул хакта монда яздык.

Юрий Филипов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана бала