Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар бакчасы 1 сентябрьгә ачылыр

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев яңа объектларда төзелеш барышы белән танышты.

Ул 63нче бистәдәге балалар бакчасы төзелешен дә карады. Бу иң зур бакча булачак. Бинаны шәһәр советы депутаты Марсель Мингалимов җитәкчелегендәге “Твой дом” компаниясе төзи.
Бакча мөдире Раушан Усманова әйтүенчә, яңа бакчада барлыгы 18 төркем була, аның яртысы ясле балалары өчен. Беренче катта – 10 төркем, икенчесендә 8. Беренче һәм икенче каттагы 2 төркем катнаш була. Монда физик мөмкинлекләре күпмедер дәрәҗәдә чикле 10 ар бала тәрбияләнәчәк.
Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Винер Харисов яңа төзелчәк бакчаның 18 төркемле өченче учреджение икәнлеген ассызыклап үтте. Яңа төзелә торган 6 бакчага мөдирләр рәсми рәвештә 1 апрельдән эшкә керешә. Шуннан соң балалар туплау башлана. 63нче бистәдәге бакчага 352 бала чиратка баскан, ә бакча 340 урынга исәпләнгән. Димәк, төркемнәрдә балалар санын арттырырга туры киләчәк. “Моннан берничек тә котылып булмый, бездә 100 урынга 126 бала туры килә. Балалар саны арта, бакчаларга ихтыяҗ зур. Бигрәк тә ясле төркемнәренә”, - диде шәһәр хакиме.
Бакчага “Сабантуй” исеме биреләчәк. “Бакчаны исеменә туры килерлек итеп милли стильдә бизибез, Аллаһы боерса”, - диде мөдир Раушан Усманова.
Контракт буенча бакчаны ноябрьдә файлануга тапшырырга тиешләр, әмма бакчаны 1 сентябрьдә төзеп бетерү планлаштырыла.
Шәһәр хакиме 14нче мирокрайонында төзелә торган балалар бакчасын да карады. Монда эшләр 75%ка башкарылган. Мондагы бакча 220 урынга исәпләнгән. Аны да быел ачарга планлаштыралар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев