Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баланы тезләндереп, җирне үптергән

Бакча мөдире “тәрбия дәресен” шулай бирмәкче булган.

Краснодарда бу низаг социаль челтәрләрдә балалар бакчасы хезмәткәренең бер баланы кимсетүе төшерелгән видео таралганнан соң башлана.
Кадрдан күренүенчә, башта педагог мәктәпкәчә яшьтәге малайга мыскыллау сүзләре әйтә, аннары тезләнергә һәм җирне үбәргә боера. Шәһәрнең мәгариф департаменты ачыклавынча, бу хезмәткәр балалар бакчасы мөдире булып чыга.
Краснодарның мәгариф департаменты җитәкчесе Алексей Некрасов белдерүенчә, әлеге бакча мөдире эшеннән бушатылган һәм бу очрак буенча тикшерү эше башланган.
Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова балалар бакчасында булган очрак буенча үз фикерен белдерде. Балалар омбудсмены әйтүенчә, бу - һич тә ярамый торган хәл. Балалар бакчасында өлкәннәр шулай кимсетү, җәберләү юлы белән “тәрбия дәресе” бирә икән, безнең сабыйлар нинди кешеләр булып үсәчәк соң, дип борчыла ул.
“Әгәр балалар бакчасында педагогларга хас булмаган ысуллар кулланалар икән, киләчәктә бу балалардан ни көтәргә була? Нинди изгелек, гаделлек турында сүз булуы мөмкин? Бүген күпчелек мәктәпләрдә безнең башлангыч белән изгелек сыйныфлары ачыла, шәфкатьлелек, патриотлык дәресләре үткәрелә. Өлкәннәрнең шәхси үрнәгеннән башка балаларны бернәрсәгә дә өйрәтеп булмый”, — дип белдерде Анна Кузнецова.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/balany-tezl-nderep-irne-pterg-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев