Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкарма комитет җитәкчесенең яңа урынбасарын тәкъдим иттеләр

Ильмир Исхаков соңгы вакытка кадәр Автокала Башкарма комитетының Архитектура, шәһәр һәм торак төзелеше идарәсен җитәкләде.


Чаллыда узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең яңа урынбасарын тәкъдим иттеләр. Ильмир Исхаков әлеге вазифада төзелеш, архитектура һәм җирдән файдалану мәсьәләләренә кураторлык итәчәк.
Башкарма комитет җитәкчесенең яңа урынбасарын тәкъдим итеп, Автокала мэры Наил Мәһдиев Ильмир Исхаков өчен төзелеш тармагының яңа өлкә булмавын искәртте. Ул соңгы вакытка кадәр Архитектура, шәһәр һәм торак төзелеше идарәсен җитәкләде.
«Бүген шәһәрдә якын көннәрдә файдалануга тапшырылырга тиешле объектлар аз түгел. Өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясен үстерү кысаларында кер юу машиналары заводы сафка басачак. Чиратта - «Бигеш» аэропортының халыкара терминалы.
«КАМАЗ»ның кабиналар каркасы заводын ачу зур вакыйга булыр дип көтелә. Ул 68 мең квадрат метр мәйданда урнашачак. Социаль-мәдәни өлкәдә дә зур эшләр тора: 1 сентябрьгә 63нче микрорайонда мәктәп, шәһәр буенча алты балалар бакчасы файдалануга тапшырылырга тиеш. Юл төзелешенә кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 2 миллиард сум тәшкил итә», - диде шәһәр башлыгы. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/20/186588/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев