Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бай булырга теләүчеләр өчен 10 киңәш

Кемнең генә күп акчалы буласы килми икән? Теләк кенә аз, белгечләр әйтүенчә, моның өчен тормышка карашны, хәтта уйларны да үзгәртергә кирәк.

Акчага ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Кесәгезгә килеп кергән аз гына суммаларга да шатланырга өйрәнерегез. Бу вакытта алар арта башларга тиеш.   Беркайчан да башкаларга акча юклыкка зарланмагыз.   Акча артсын өчен аларны санап торыгыз, санаган акчаларыгызның артуын күз алдына китерегез. Булган акчаларыгызны матур шкатулкада саклагыз.   Өйдә "акча гөле" утыртып, аны яхшылап карагыз.   Өегездә алтынсыман тимер акчалар салынган матур савыт торсын.   Кошелекның кызыл төстә булуы акча җәлеп итә икән.   Керемнәрегез турында артык сөйләнеп бармагыз.   Килгән акчаларны яхшы кәеф белән кабул итегез һәм Җиһанга рәхмәт әйтергә онытмагыз.   Бурычка акча алырга тырышмагыз. Бурычка алмагыз, кредитларга кермәгез.   Бай кешеләр турында негатив фикерләрегезне онытыгыз. Барысы да намуссыз юл белән баемаган. Кемнәргәдер байлыкка таба юлда күп эшләргә һәм көч түгәргә, тырышырга туры килгән.   Шуны онытмагыз: күңелдә юмартлык һәм ихласлык белән бирелгән акчалар яисә башка ярдәм шул кешегә һәрвакыт күпкә артып кире кайта. Шуңа баеп китсәгез, хәйрия белән шөгыльләнергә онытмагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев