Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер елда – өч бала

“Беренче һәм икенче бала арасында мондый кыска вакыт бик сирәк очрый, ди медицина үзәгенең акушерлык һәм гинекология буенч абаш табиб урынбасары Алексей Экстрин.

Шәһәребездә гадәти булмаган, сирәк вакыйга булды. 20 декабрьдә төнлә 3 туларга 15 минутта Кама балалар медицина үзәге акушер-гинекологлары 2020 елда бер ханымны өченче тапкыр бала таптырдылар.Яңа туган сабый Сәид исемле. Аның авырлыгы 3590 грамм, буе 53 сантиметр.
Шәһәрдәшебез ел башында 20 гыйнварда игезкләр Сафия белән Кәбирне тапкан иде. “Беренче һәм икенче бала арасында мондый кыска вакыт бик сирәк очрый, ди медицина үзәгенң акушерлык һәм гинекология буенч баш табиб урынбасары Алексей Эстрин. – Бу очракта шәһәрдәшебез бер елда өч бала әнисе була. Ана һәм сабый үзләрен яхшы хис итәләр”.

Чыганак: Челнинские известия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев