Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Без - игезәкләр» бәйгесенең алтынчы катнашучылары

Чыгарылыш  кичәсе көнне Фәттаховлар Севастопольдә хәрби диңгез флотында булганнар инде.

Өч игезәк Ришат, Ринат, Марат Фәттаховларга 31 яшь. «Без улларыбызны кечкенә вакытта да, хәзер дә бутамыйбыз. Чит кешеләр хәзер дә аермый», – ди илебезгә тырыш, батыр егетләр бүләк иткән герой ана Лилия Фәттахова.

Егетләр кечкенәдән туган шәһәрне, Ватанны яратканнар. 51нче гомумибелем бирү мәктәбендә укыганнар. Армиягә барыр вакытлары җиткәч, медицина тикшерүе узганнар. Хәрби хезмәткә бармый калу уйларында да булмаган аларның.  Чыгарылыш  кичәсе көнне Фәттаховлар Севастопольдә хәрби диңгез флотында булганнар инде. Аларның аттестатларын әти-әниләре барып алган. Егетләр «Москва» крейсерында хезмәт иткәннәр.

Өч бертуган Фәттаховлар эшче һөнәрләрне сайлаганнар һәм ялгышмаганнар. Барысы да тормышта үз юлларын тапканнар. Марат белән Ринат Чаллыда яшиләр. Марат өйләнгән, улы үсә. Тимер юлда машинист булып эшли. Ринат «Татпроф» предприятиесендә хезмәт куя. Израильдә яшәүче Ришат та заводта эшли. Әти-әниләре алар белән горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

44

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт яшьләр игезәкләр