Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының "Солнышко" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә очрашу  

"Солнышко"да ел саен шәһәребездән һәм Татарстанның төрле районнарыннан 500дән артык бала комплекслы реабилитация үтә. Курс озынлыгы 21 көн

Бүген Чаллының "Солнышко" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә пресс-турнир, ягъни массакүләм мәгүлүмат чаралары вәкилләре белән очрашу узды. 

"Солнышко"да ел саен шәһәребездән һәм Татарстанның төрле районнарыннан 500дән артык бала комплекслы реабилитация үтә. Курс озынлыгы 21 көн. Шул вакыт аралыгында 50 дән артык балага сәламәтлекне ныгыту юнәлешендә төрле хезмәт күрсәтелә. Алар белән логопед, психолог,  дефектолог һәм башкалар эшли. 

Үзәктә Войта-терапия, Бобат-терапия, Адели дәвалау костюмы, Атлант, Гросс, Экзарт тренажерлары, массажның төрле төрләре, дәвалау ванналары, галотерапия, эрготерапия, заманча технологияләр – Синхро-С комплексы, Пертра уен комплексы һәм башкаларны кулланалар. Мондый ысуллар уңай нәтиҗәләр бирә – инвалид балаларның җәмгыяви (социаль) реабилитациясе 89,8 процент тәшкил итә. 
Бирегә йөрүче балаларның әти-әниләре фикеренчә, монда яхшы, уңай атмосфера булдырылган, белгечләр һәркайсы үз эшенең остасы, сыйфатлы хезмәт күрсәтелә. Шуңа күрә балаларда дәвалауның уңай йогынтысы күренә – алар укуда, аралашуда уңышка ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев