Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген кыска эш көне була

23 февраль, Ватанны саклаучылар көне, эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Бүген, 22 февральдә, бәйрәм алды көне. Шуңа күрә Татарстан халкы эш урынында бер сәгать кимрәк булачак. Бу турыда Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Россия Хезмәт кодексы буенча, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне эшләми торган бәйрәм көне була. Быел 23 февраль шимбәгә туры килә. Бу көн өчен ял 10 майга күчерелә, диелгән әлеге хәбәрдә.
Биш көнлек эш атнасы булганда, 23 һәм 24 февраль ял көннәре була. 22 февральдә эш көне 1 сәгатькә кыскара.
Производство календаре нигезендә, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә өч көн ял була. 8, 9, 10 мартта Татарстан халкы ял итәчәк. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/22/181381/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X