Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның күпчелеге информатикадан имтихан сайлаган

Икенче урында - җәмгыять белеме (16326 укучы), өченче урында - география (13098 укучы).

Быел төп дәүләт имтиханына сайлап алынган предметлар арасында беренче тапкыр информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр предметы алга чыккан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингтаТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
Информатикадан имтиханны 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 19560 укучы тапшырачак. Икенче урында - җәмгыять белеме (16326 укучы), өченче урында - география (13098 укучы).
Министр 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханы мәҗбүри булуын һәм аның дүрт мәҗбүри имтиханнан торуын әйтте. Рус теле, математика һәм укучы теләге буенча ике предмет сайлап алына.
Имтиханнар 24 майдан 2 июньгә кадәр үткәрелә. Аларны вакытыннан алдан тапшыру чоры 22 апрельдән 14 майга кадәр. 25 июнь -2 июль - резерв көннәр. Бу көнне дүрт предметтан бер, я икесен бик начар билгегә тапшырган яки нигезле сәбәпләр аркасында имтиханга килә алмаган, шулай ук биремнәрен эшләп бетермәгән укучылар килә.
 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/05/182090/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев