Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел миләшләр кошларга кирәк булмадымы? - ВИДЕО

Соңгы елларда климат җылыну сәбәпле, кайбер күчмә кошлар кышны бездә уздыра башлады. Аларның саны елдан-ел арта. Бу – бөтен дөнья буенча шулай. Элек кыргый үрдәкләр беркайчан да кышларга калмый иде. Ә хәзер исә моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк.

Кышлар җылы булгач, сулыкларны боз капламый, үрдәкләр шул сулыкларда кала. Аларга суык куркыныч түгел, чөнки тән температуралары – 42 градус. Ә менә азык булмаса, кыш чыгу бик авыр. Шуңа да бөҗәкләр белән тукланучы кошлар җылы якларга китәргә мәҗбүр. Ярма, җимеш, катнаш ризык белән тукланучылары – әйтик, чәүкә, саескан, кара каргалар исә кышны бездә үткәрә, аларга азык табу җиңел. 

Игътибар иткәнсездер – бу вакытларга миләш җимешләре калмый иде, ә алар үз урынында. Чөнки быел безгә миләш белән тукланучы кошлар килмәде.  Алар кая киткән соң? Кыш җылы булу сәбәпле, үзләренә башка азык тапканнармы? Бу сорауларга җавап табар өчен без Чаллының 4нче балалар экология һәм биология үзәге директоры Владимир Товмага мөрәҗәгать иттек.
– Чыннан да, шәһәрдә быел миләш күп. Без көн саен күреп ияләшкән күгәрченнәр һәм чыпчыклар аңа якын да килми. Ә ашый торганнары, ягъни карабүрекләр, урман чыпчыгы (свиристель) һәм миләш чыпчыклары (дрозд рябинник) әлегә кадәр күзгә ташланмаган иде. Шушы көннәрдә шәһәрнең 18нче комплекс тирәләрендә өерләре белән очуын күрдем. Ә бер өердә якынча 1500ләп кош була. Күрәсең, аларга моңа кадәр урманда да җим күп булган. Чөнки анда миләшләр инде юк дәрәҗәсендә. Якынча 1 айдан шәһәр урамнарындагы миләшләрдән дә бер нәрсә калмаячак, – диде безгә Владимир Иванович.

Гөлия Ибатуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кошлар