Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бомжы йорт сатып алды

Ул тормыш иптәше белән Иваново өлкәсендә яшәячәк.

Гомеренең күп өлешен урамда үткәргән бомж Петрович үзен иң бәхетле кеше дип саный. Бу хакта ул социаль челтәрендә сөенеп яза.

Исегезгә төшерәбез, Валерий Диюнов турында без "Шәһри Чаллы" газета битләрендә язып чыктык. Тулырак  http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/cally-bomzy-petrovic-oilana укый аласыз. 

Әле кичә генә урамда ачлы-туклы йөргән, беркемгә кирәкмәгән ир-ат, бүген җылы өйдә йоклый, сөйгәне пешергән ризыкларны ашый. Җитмәсә, туган җире Ивановодан йорт та сатып алган. Бу хакта ул безгә үзе хәбәр итте. Яңа өенең фотоларын да җибәрде. 

- Бүген минем тормышымда иң сөенчле көннәрнең берсе. Килешү төзергә барам, Шуйский районнан йорт сатып алам. Ул минем туып үскән җирем. 5 буын әби-бабайларым торган җир. Бу - зур бәхет. 2 ай элек йорт сатып алырмын дип хәтта хыялланмаган идем?! Тормышым көтмәгәндә үзгәрде. Аллаһы Тәгалә Мәрхәмәтле, яратучан. Ишетә ул мине. Сөйгәнемне очраттым. Тиздән өйләнешәбез, йортта яшәргә кайтачакбыз, - дип сөйләде Валерий Диюнов. 

Йорт таушалган, ремонт таләп итә. Әмма Валерий Диюновны бу куркытмый. 

- Сап-салкын өй килеп кергәч, җылынып киткән сыман булды. Документлар эшен тәмамлагач, Надежда белән монда киләчәкбез. Төзекләндереп, җанландырып җибәрәчәкбез, - ди ул.  

Йортның бәясе 550 мең сум. Моның кадәр акча каян алдыгыз дигән сорауга Валерий Диюнов: "Сөекле Надюшам бирде" дип җавап кайтарды. Исегезгә төшерәбез, Надежда - Мәскәүдән. Валерий Диюнов аның белән Интернет аша танышкан. 6 декабрьдә алар никахларын рәсмиләштерергә уйлый. 

Фотолар Валерий Диюновның шәхси архивыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сукбайлар