Чаллы депутатлары бюджетка өстәмә керемне бүлделәр
Акча кемнәргә бирелде?
Хакимияттә шәһәр Советының чираттагы 34нче сессиясе булды. Көн тәртибенә 10 мәсьәлә кертелгән иде. Аларның күпчелеге шәһәр казнасына үзгәрешләр кертүгә кагыла. Шунлыктан сессиядә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова берничә тапкыр чыгыш ясады.
Депутатлар бюджетның 17 млрд 729 млн сум кереме, 17 млрд 838 млн сум чыгымнарын расладылар.
Республика бюджетыннан кергән акчаның 14 млн 316 мең сумы "Мастеровые" рус драма театрына хезмәт хакы фондына җибәрелде. Театрда 20 өстәмә эш урыны барлыкка килгән.
"Безнең яңа укытучы" гранты өчен бәйгедә җиңгән мәгариф хезмәткәрләренә - 2 млн 114 мең сум, "Татарстанның иң яхшы ТОСы" республика бәйгесендә җиңүчеләргә - 13 млн 644 мең сум, югары уку йортлары студентларына стипендия өчен 4 млн 380 мең сум акча бирү турындагы карарлар да депутатлар тарафыннан хупланды.
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев