Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы «Кенгерә»се – чемпион

Тагын кемнәр җиңде?

«Мәктәп футбол лигасы» Чаллы шәһәрендәге уникаль проектларның берсе. Ул шәһәрдә җиде тапкыр узды. Быел футбол ярышында 6-8нче сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы 38 команда көч сынашты, алар арасында кызлар командасы алтау.
30нчы мәктәптә быелгы сезонның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Мәктәп футбол лигасы президенты, Үзәк районы  башлыгы Эдуард Фәттахов һәрдаим ярдәм иткән өчен шәһәр мэры Наил Мәһдиевка, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Атласовка рәхмәт белдерде. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев фуболчы егет-кызларны 18 сентябрьдә булачак футбол матчына чакырды. «Профессионал уен да карарсыз, бәхетлеләрегез өйләренә велосипед белән дә кайтып китәр», – диде ул. Сүз, уңаеннан матчтан соң лотерея уйнатыла.  
Быелгы сезонда җиңүче командага шәһәр  мэры Наил Мәһдиев 250 мең сумлык сертифкат тапшырды. Моннан тыш, беренче урын алган команданың спорт залы ремонтланды. 
Менә алар быелгы сезон җиңүчеләре:
Кызлар арасында 7нче мәктәпнең «Совы» командасы – беренче, 56нчы мәктәпнең «Псы» комнадасы – икенче, 1нче мәктәпнең «Буйволы» командасы өченче урын яулады. 
Малайлар арасында 30нчы мәктәпнең «Кенгерә» командасы – беренче, 56нчы мәктәпнең «Псы» комнадасы – икенче, 58нче мәктәпнең «Чаяннар» командасы өченче урын алды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт футбол камаз