Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илгиз Закировның кызы ике яңа җыр язды

Икесенең дә сүзләре шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаныкы.

Чаллы композиторы Гөлназ Закирова актив иҗади эшчәнлек алып бара. Ул татар театрлары спектакльләрен музыкаль яктан бизи. Төрле бәйгеләрдә, иҗат лабораторияләрендә катнаша.

Шушы көннәрдә «Безнең җыр» иҗат лабораториясе өчен өр-яңа ике җыр язган. Бу чарада фәкать профессионал композиторлар һәм профессионал язучылар гына катнаша ала. Гөлназ Закирова «Ярату яктысы» җырын Р.Ваһапов исемендәге җыр бәйгесе Гран-при иясе Алмас Хөсәенов белән бергә үзе башкара. «Балам» җырын исә җырчы Алсу Фәйзуллина җырлый. 

«Ике җырымның да авторы – талантлы шагыйрә, якташым Лилия Гыйбадуллина. Җырларыбызны Миләүшә Тәэминдарова, Рәмис Әймәт, Зөлфия Авзалова кебек күренекле шәхесләр һәм оештыручылар Гүзәл Сәгыйтова белән Лилия Гәрәевадан торган жюри бәяли», – диде Гөлназ Закирова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ваһапов фонды Гөлназ Закирова Илгиз Закиров Алмас Хөсәенов Гүзәл Сәгыйтова Лилия Гыйбадуллина