Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизацияләнүчеләрнең бәбиләрен роддомнан кем каршы ала?

Бүгенге көндә 1 меңнән артык гаиләне шәһәр кайгырта.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев мобилизацияләнгән ир-егетләрнең якыннары игътибар үзәгендә булуын әйтте. Бүгенге көндә 1 меңнән артык гаиләне шәһәр кайгырта.

- Мобилизацияләнгән ир-атларның балаларына мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай туклану мөмкинлеге булдырдык. Бу хокуктан бүгенге көндә 800дән артык укучы файдалана. 358 сабый балалар бакчаларына бушлай йөриләр. Беренче баласы туган гаиләләргә 100 мең сум тапшырабыз. Һәркайсын әнисе белән каршы алырга шәхсән үзем барам. Мин алар өчен “крестный папа” сыман. Моннан тыш, гаиләләргә ай саен матди ярдәм күрсәтәбез, - дип сөйләде мэр. 

- Хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең тормыш иптәшләре, әти-ниләре белән тыгыз элемтә урныштырылган. Шәһәр районнары башлыклары гаиләләр белән якыннан таныш. Ничек яшәгәннәрен, нинди авырлыклар кичерүләрен - барысын да беләләр. Солдатларга кагылышлы сораулар булсынмы, шәхси сораумы - бөтенесен дә хәл итәбез, - ди мэр. Проблеманы чишүгә 10-12 көн куялар. 

Авыр вакытта Чаллы халкының бердәм булуын да ассызыклап үтте мэр.

-  Бу "Камаз" төзелешеннән үк килә. Ул вакытта ук төрле яклардан килгән халык буш аланда нинди зур завод, шәһәр төзегән. Шул бердәмлек, бер-береңә ярдәмләшү нәтиҗәсе ул. Чаллы халкы актив, инициатив, бердәм, - диде Наил Мәһдиев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция