Чаллының яшь шахматчылары Россия беренчелегенә юллама алды
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яшь шахматчылары Россия беренчелегенә юллама алды

Самара өлкәсендә шахмат буенча Идел буе федераль округы беренчелеге турнирлары тәмамланды.

Әлеге ярышларда Чаллы егете Эдуард Шәрипов (тренеры – Эдуард Ашиев) 17 яшькә кадәргеләр арасында җиңү яулады. 9 яшкә кадәргеләр арасында Данил Җәләлов (тренеры – Рамил Хөснуллин)   округ беренчелегендә бронза медальгә лаек булды. «Этюд» спорт мәктәбенең ике  шәкерте дә 2027 елның январ-февралендә Сочида узачак Россия беренчелегендә катнашу хокукын яуладылар.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды. Татарстанда «Балалар һәм яшьләр» илкүләм проекты тормышка ашырыла. 


спорт илкүләм проектлар

Нет комментариев