Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчылары сынатмый

БРИКС илләре уеннарында Чаллы данын кем яклаячак?

«Титан»  спорт мәктәбе чаңгычысы Сергей Ардашев Татарстан җыелма командасы составында Бөтенроссия спартакиадасында  иң көчле спортчы дип табылды. Эстафетада алтын медальдән тыш, Сергей Ардашев бу ярышларда ике көмеш медаль дә алган. 

Азәрбәйҗан башкаласы Бакуда узган халыкара дзюдо  ярышларында «Олимпийский» спорт мәктәбеннән Нияз Билалов бронза медаль белән бүләкләнде. 
«Төзүче» спорт мәктәбеннән Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча Россия Кубогында алтын медаль яулады. Ул июнь аенда Казанда узачак БРИКС илләре уеннарына юллама алды. 

 Россия спорт министры Олег Матыцин ТР спорт министрлыгының 2023 ел нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә «Олимпийский» спорт мәктәбенең яшь спортчысы Ралинә Гыйләҗевага Халыкара класслы спорт мастеры исемен тапшырыды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БРИКС уеннары