Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы салкын тигәндә кефир эчәргә киңәш итә

“Сөт ризыкларындагы аксым организмда вирусларга каршы торучы иммуноглобулиннар ясап чыгара”, - ди белгеч.

Чаллының тәҗрибәле табиб-аллергологы Вазыйх Ситдыйков кискен респиратор вирус инфекциясе таралган чорда аксымнарга бай ризык кулланырга куша. “Аксым – ул организмда вирусларга каршы торучы иммуноглобулиннар ясап чыгара”, - дип белдерде ул "Шәһри Чаллы" газетасына биргән әңгәмәдә. Аеруча, табиб тавык шулпасына һәм сөт ризыкларына өстенлек бирергә киңәш итә.

“Һәр кич йокларга ятар алдыннан бер стакан кефир эчеп кую яхшы нәтиҗә бирә. Чөнки, белгәнегезчә, кефир составында аксымнан тыш, бик күп файдалы микроблар да бар. Һәм алар кеше ял иткәндә төн буе организмдагы начар микроблар белән көрәшеп чыга, аларга үсәргә ирек бирми”, - ди табиб. 

Шунысы да мөһим, кефирны эчкәннән соң артыннан бүтән ризык кабул итәргә кирәкми. Шулай эшләгәндә ул авыз куышлыгына һәм тамакка да уңай тәэсир итеп торачак. Билгеле инде, сөт ризыкларына аллергия булганнарга аны куллану тыела.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек