Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 4 айлык баласын имгәткән ана буенча мәгълүмат бар

ТР Тикшерү комитеты җиткерде.

ТР Тикшерү комитеты матбугат хезмәте белдерүенчә, исерек ана елаган 4 айлык баласын тынычландырмакчы була. Сабый туктамагач, бар көче белән берничә тапкыр башына суга. Шул вакытта кунакка иптәш кызы килеп керә. Баланың ертылган ирененә һәм хәлсезләнеп ятканына игътибар итә. Ул ашыгыч ярдәм хезмәте чакырта.

табиблар әйтүенчә, сабыйның башы каты имгәнгән, баш сөяге сынган. Хәзерге вакытта ул авыр хәлдә реанимациядә. Ул нейрохирурглар, реаниматологлар һәм башка әйдәп баручы белгечләр күзәтчелеге астында. Әлеге аянычлы хәл турында без монда яздык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев