Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда авария урыныннан качып киткән ир-атны тоттылар

Аңа карата хөкем карары чыгарылды.

Вакыйга бер ай элек Чаллы юлында сәгать 11ләр тирәсендә була. Курасов Е.В. юлда торучы кеше машинасын бәрдереп, урыннан кача. Хокук сакчылары, видеокамералардан карап, аны тиз эзләп табалар. Шушы көннәрдә гаепләнүче эше судта каралды. Үз ул гаебен танымый. Качырга уемда да юк иде, чөнки кеше машинасын бәрдермәдем, бәрдерү тавышын да ишетмәдем, дип аклана. 

РФ Административ кагыйдәләр бозу кодексы буенча, авария урыныннан качып киткән өчен 1 елдан ел ярымга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный яисә 15 көнгә кадәр административ арест каралган. 

Суд карары буенча, гаепләнүче Курасов Е.В. 1 ел буе машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп суд