Чаллыда «Авто-әби» һәм «Авто-бабай»ны билгеләячәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Авто-әби» һәм «Авто-бабай»ны билгеләячәкләр

Шәһәр Автоинспекциясе бәйге игълан итте.

26 сентябрьда ДОСАФ территориясендә әбиләр һәм бабайлар катнашында бәйге узачак. Чара өлкәннәр декадасына багышлап уздырыла. Конкурста 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшен тутырган хатын-кызлар катнаша ала. 

Инспекторлар аларны юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сынаячак. Беренче этапта компьютер аша имтихан алачаклар. Икенче этапта машинада йөрү осталыкларын караячак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең В категорияле таныклыгы гына булырга тиеш. 

Конкурста катнашырга теләүчеләр rezeda2007@mail.ru электрон адерсы буенча яисә 8-937-596-94-64 номерына вацап аша яза ала.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


инспекторлар

Нет комментариев