Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балаларны 1нчы сыйныфка кабул итә башлыйлар

Быел мәктәпкә 8 меңгә якын бала барачак.

Чаллыда балаларны 1нче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлана. Гаризалар кабул итү 2 этапта узачак.

Беренче этапта, 30 марттан 30нчы июньгә кадәр, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук укырга өстенлекле хокукы булган балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул ителә. 

Икенче этап, 6нчы июльдән 5 сентябрьга кадәр, гомуми белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен узачак.  Гаризалар мәктәптә, шулай ук Татарстан һәм Россиянең дәүләт хезмәтләре порталы, “Россия почтасы” аша кабул ителә.

Быел Чаллыда беренче сыйныфка 8 меңгә якын бала барачак. Аларны 81 мәктәп кабул итәргә әзер. Бу хакта мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте. Кабул итү өчен гариза, ата-ананың яки законлы вәкилнең шәхесен раслаучы документ, бала туу турында таныклык, шулай ук баланың беркетелгән территориядә яшәвен һәм теркәлүен раслаучы документлар кирәк.

"Бала 7 яшьтән зуррак яки кечерәк булса, физик яктан мөмкинлекләре чикле булса, баланы беренче сыйныфка кертергә рөхсәт кирәк. Документны психологик-педагогик-медицина комиссиясе бирә", - диде Рөстәм Хуҗин. 

«Притяжение» торак комплексында да быел яңа мәктәп ишекләрен ачачак. Бу хакта моннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп бала уку-укыту