Мәгариф учреждениеләре мөмкинлегеннән чыгып, укучыларны кабул итә.
Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин беренче сыйныфларга балаларны кабул итүнең регламент буенча башкарылуын әйтте.
– Мәгариф учреждениеләре беренче сыйныфтагы урыннар саны турындагы мәгълүматны үзләренең сайтларына урнаштыралар. Кабул итү 30 мартта башлана. Документларны электрон рәвештә дә, илтеп бирергә дә була. Ыгы-зыгы булыр дип уйламыйм. Дөрес, кайбер мәктәпләргә укырга керүчеләр күп, кайберләренә аз. Әмма һәр мәгариф учреждениесе мөмкинлегеннән чыгып, укучыларны кабул итә, – диде ул матбугат конференциясендә.
Рөстәм Ниязович 34нче бистәдәге һәм «Притяжение» торак комплексындагы яңа мәктәпләрнең дә җәй көне укучылар кабул итәчәген әйтте.
– Төзелеш дәвам итә. Шул ук вакытта җитәкчеләрне раслау, юридик затка исәп-хисап ачу эшләре бара. Әлеге эшләр тәмамлангач, яңа мәктәпләргә дә укучылар кабул итү башлана, – дип искәртте ул.
Нет комментариев