Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер фирканың җирле бүлеге җитәкчесе сайлауларда катнашмый

Татьяна Гурьева сәбәбен аңлатты.

Шәһәр Советы депутаты, «Коммунисты России» фиркасенең җирле бүлеге җитәкчесе Татьяна Гурьева үзе һәм партиясенең ТР Дәүләт Советы депутатына сайлауларда катнашмавын әйтте. 

– Мин моның мәгънәсен күрмим. Татарстан Дәүләт Советы депутаты статусы безгә гражданнарның хокукларын яклауда бернинди уңайлыклар бирми. ТР Дәүләт Советы депутаты да, шәһәр Советы депутаты эше дә бушлай. Моның өстенә Казанга барып йөрү өчен дә акча һәм вакытны сарыф итәргә кирәк, – ди ул.

Гурьева 2025 елда шәһәр Советына депутатлар сайлауда катнашачакларын белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы Татьяна Гурьева