Чаллыда бушлай ВИЧ һәм гепатит С авыруларына тикшерәләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бушлай ВИЧ һәм гепатит С авыруларына тикшерәләр

Акция 24 октябрьдә генә үткәрелә.

Бүген Чаллының Габдулла Тукай исемендәге яр буенда тест-мобиль эшләячәк. Табиблар бушлай ВИЧ һәм гепатит С авыруларына тикшерәчәкләр. Әлеге процедура яшерен рәвештә алып барыла.

Акция “Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә” проекты һәм СПИД, инфекция авыруларын профилактикалау, аңа каршы көрәш республика үзәге белән берлектә оештырыла.  

ВИЧ һәм гепатит С авыруларына тестны иртәнге сәгать 9дан көндезге 3кә кадәр үтеп була. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


вич

Нет комментариев