Чаллыда ЕГЭда 100 балл җыючылар саны артты
«Шунысы сөендерә: гади мәктәпләрдә укучылар да югары нәтиҗәләргә иреште», – ди мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.
Чаллыда 71 чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханнарында 100шәр балл җыйды. Узган ел бу сан 27 иде. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Информатика һәм тарихтан тыш, барлык фәннәр буенча уртача балл республика күрсәткәчләреннән югарырак. Өч укучы: 56 нчы мәктәптән Диана Бакирова, 26 нчы гимназиядән Ильяс Аетдинов һәм Егор Серединский – берьюлы ике фән 100шәр баллга ия булдылар.
«100шәр балл 26нчы гимназиядән 12 укучы, 78нче лицейдан – 11 укучы, 36 гимназиядән – 9, 57нче гимназиядән – 4, 39нчы мәктәптән һәм 76нчы гимназиядән – 3шәр укучы, 19, 30, 32, 40, 56 мәктәпләрдән – 2шәр укучы, 6, 10, 13, 21, 22, 24, 25, 34, 41, 44, 52, 53, 58, 60 мәктәпләрдән, 2, 61, 77 гимназияләрдән һәм 79, 84 лицейлардан – 1шәр укучы җыйды. Шунысы сөендерә: гади мәктәпләрдә укучылар да югары нәтиҗәләргә иреште», – ди мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.
Имтихан күрсәткечләрен яхшыртырга теләүчеләр 4,5 июльдә кабат ЕГЭ бирәчәк. Шуңа күрә 17 июльдә тагын бер тапкыр нәтиҗәләр ясалачак.
Искәртергә кирәк, шәһәрдә 351 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне алтын, көмеш медальләргә тапшырган. Узган ел медалистлар саны 229 иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев