Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда исерек ана 4 айлык баласын имгәткән

Тикшерү комитеты «Сәламәтлеккә күрәләтә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Чаллыда исерек хәлдәге бер ана кечкенә баласының башын имгәткән. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Әлеге хәл узган шимбәдә булган. Исерек хәлдәге 26 яшьлек хатын-кыз 4 айлык кызының башын өстәлгә китереп бәргән. Эштән кайткан ире ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан. Ашыгыч ярдәм табиблары башы җәрәхәтләнгән сабыйны хастаханәгә алып киткән.

ТР Тикшерү комитеты «Сәламәтлеккә күрәләтә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта кыз Республика балалар клиник хастаханәсендә реанимациядә ята. Хәле авыр, тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Аны дәвалауга әйдәп баручы белгечләр - нейрохирурглар, реаниматологлар һ.б. табиблар җәлеп ителгән.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков күзәтү ведомствосы аппаратында җинаять эшен тикшерү барышын махсус контрольгә алырга кушты. 

Фото ТР тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига