Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы аттракционнары паркында яңа карусель барлыкка килде

"Биоробот" исемле аттракцион Җиңү паркында элеккеге "Күзәтү тәгәрмәче" урынында барлыкка килде.

Мәдәният һәм ял паркы директоры Рим Сафиуллин белдерүенчә, карусель экстремаль аттракционнар категориясенә карый. Күтәрелгән вакытында карусельнең биеклеге алты метрга кадәр җитә. Хәзер паркта экстремаль 9 аттракцион бар.

Бәяләр узган ел дәрәҗәсендә калды. Иң арзан билет – 20 сум, иң кыйммәтлесе 120 сумны тәшкил итәчәк. Билетларны акчалата да, банк картасын файдаланып та сатып алырга мөмкин. Парк территориясендә шулай ук махсус терминалдан алып була торган электрон билетлар да бар.  Мондый смарт-картаның яраклылык вакыты чикләнмәгән. Картада калган сумма югалмый, шуңа күрә чаллылылар аны киләсе елга да куллана алачак. Әмма сезон азагында теләк буенча калган акчаларны алырга да  мөмкин булачак. 

Яңа шәһәрдә аттракционнар паркы көн саен 10:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, ГЭС бистәсендә - 10:00дән 21:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

 

http://nabchelny.ru/news/36253

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев