Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Бизнес-инкубаторына сайлап алу өчен гаризалар кабул ителә башлады

Чаллы Бизнес-инкубаторына сайлап алу өчен гаризалар кабул ителә башлады. 12-13 февральдә экспертлар ИТ-парк ярдәмендә үз проектларын гамәлгә ашыра яки масштаблый ала торган командаларны сайлаячак.

Бизнес-инкубатор – ул яшь IT-компания өчен офис кына түгел, ә мәгълүмат технологияләре өлкәсенә җәлеп ителгән барлык кешеләр өчен заманча экосистема. Резидентлар өчен даими рәвештә экспертлар, инвесторлар, серияле эшмәкәрләр катнашында белем бирү чаралары үткәрелә, алар үз киңәшләрен бирә һәм бизнесны үстерүдә теге яки бу "тар урыннарны" җиңәргә ярдәм итә.
Бизнес-инкубатор резиденты статусы тулы бер хезмәт күрсәтү комплексы алырга мөмкинлек бирә:
1. Эш кыры – «open space» 1-3кә кадәр тулысынча җиһазландырылган урыннар;
2. Бөтен Россиядән коучейларны һәм гамәлдәге эшмәкәрләрне җәлеп итеп үткәрелгән чараларда катнашу;
3. Грантлар турында мәгълүмат бирү һәм инвестор эзләүдә ярдәм итү;
4. Салым ташламасы һәм бухгалтерлык хезмәте;
5. Юридик консультацияләр;
6. Парковка, кухня, ашханә, спорт тренажерлары, төсле һәм 3d принтерлар, канцтоварлар һәм башка мөһим вак-төякләр;
7. Презентацияләр зонасында үз чараларын үткәрү һәм сөйләшүләр бүлмәләрен куллану;
8. ИТ-йортта социаль аренда мөмкинлеге.
Сайлап алуда катнашу өчен 6 февральгә кадәр презентация әзерләргә һәм аны itparkrt.ru сайтына гариза белән бергә беркетергә кирәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы