Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы депутатлары берничә мәсьәлә буенча карар кабул иттеләр

Шәһәр Советының XXX утырышында депутатлар, даими комиссияләре уртак утырышларының берсендә каралган берничә мәсьәлә буенча карар кабул итте.

Моннан тыш, Чаллы полиция гарнизонының эш нәтиҗәләре турында шәһәр Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы Надир Закиров сөйләде.
Чыгышны шәрехләп, шәһәр мэры Наил Мәһдиев эшнең уңай динамикасын билгеләп үтте: «Депутатлар корпусы, хезмәт коллективлары, Форпост отрядлары, муниципаль полиция тырышлыгы белән, бүген 150 кешене республика бюджеты хисабына тотабыз, әмма без дә читтә калмыйбыз, финанс ярдәме, оештыру буенча да ярдәм күрсәтәбез. Җитди акча бүлеп, өстәмә керемнәр буенча карарлар кабул итәбез: ел саен без «Имин шәһәр» системасына 10 млн сумнан артык акча бүләбез. Күргәнегезчә, 300гә якын җинаять ачылган. Болар барысы да шәһәр дәрәҗәсендә системалы карарлар кабул ителү белән бәйле», - диде ул. 
 Шәһәр советы утырышы бүген Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

 

http://nabchelny.ru/news/35459

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев