Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре үзләрен борчыган сораулар белән уртаклаштылар

Бүген Яр Чаллыда кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу узды.

Эшмәкәрлек буенча Татарстан Республикасы президенты каршындагы Советның күчмә утырышын Татарстан Республикасы президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов алып барды. Чарада катнашучылар бизнес-омбудсменга һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевка сораулар бирә алдылар. Аларның күбесе салым салу, салым хезмәтләре тикшерүенә кагылышлы иде. Автокала эшмәкәрләре шулай ук лизинг-грант программасының гамәлдә булу вакыты, үзмәшгульләр статусы турында сорадылар, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы тармагында шәхси үзәкләрнең дәүләт ярдәме белән кызыксындылар.Шулай ук кече стационар булмаган ваклап сату өлкәсендә сәүдә итүчеләр өчен торак-коммуналь хуҗалык тарифларын җайга салу, кар чыгару, күп функцияле үзәк эше мәсьәләләре дә күтәрелде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, һәр кеше сорау бирә һәм тиз арада җавап ала алды.Барлык сораулар да беркетмәгә кертелде. Аларның берничәсе эшкә алынган инде. Кайбер эшмәкәрләр үз сорауларын шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән шәхсән карадылар.Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген автокаланың кече һәм урта бизнесына якынча 55 мең кеше җәлеп ителгән.

 

http://nabchelny.ru/news/35734

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев