Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләрен маркетплейсларда эшләргә өйрәтәчәкләр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне электрон сәүдә каналлары буенча алга этәрүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем формалаштырылды.

Үткәрелә торган эш кысаларында «Маркетплейс.Легко» Электрон сәүдә үзәге» Автоном коммерцияле булмаган оешма оештырылды.

Электрон сәүдә үзәге республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары вәкилләре өчен «Маркетейсларга чыгу» темасына укулар үткәрүне планлаштыра.

Эшмәкәрләргә карата таләп – маркетплейслар аша сату өчен товарлары булу. Укыту атнага ике тапкыр (чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе) 14 кешегә кадәр укучылар саны белән Электрон сәүдә үзәге базасында узачак.

Апрель аена укуларның план-графигын формалаштыру максатыннан 28 мартка кадәр Inessa.Yarullina@tatar.ru электрон почтасы адресына тутырылган сораштыру кәгазен җибәрергә кирәк. 

 

http://nabchelny.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев