Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы Президентны нәрсә белән сыйлаган? - ВИДЕО

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мичтән чыккан коймак белән чәй эчәргә ярата икән.

Узган ял көнендә башкалабыз Казанда өч урында Сабантуйлар гөрләп узды. Анда Татарстан районнары үзләренең мәйданчыкларын булдырган иде.

Менделеевск районы биләмәсендә кунакларны Чаллы кызы, Тойгуҗа авылы клубы директоры, «Дөрешкәй» театры җитәкчесе һәм режиссеры Гөлнара Гайфетдинова каршы алды. Ә кунаклар җитди: Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, беренче Президентыбыз  Минтимер Шәймиев, ул башлаган эшләрне лаеклы һәм  уңышлы дәвам итеп, республиканың ил, дөнья күләмендә дәрәҗәсен күтәргән бүгенге Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле җитәкчеләр. «Без дүрт хатын-кыз коймак пешерү өчен җаваплы идек. Арабызда иң өлкәне Рәмзия Кириллова процесс белән идарә итеп кенә калмады, камырны әзерләде, пешерде, Лидия Никитина да пешерергә булышты, мин чыгарып, майлап тордым.  Айгөл Мусина да майлап кунакларга бирде. Кыскасы, барыбыз да тырыштык, алмашып-алмашып эшләдек.  Шулай итеп, кадерле кунакларыбызны мичтә пешкән тәмле коймак белән сыйладык. Рөстәм Нургалиевич, кызарып пешеп, мичтән чыккан гына коймакларны ашарга ярата икән. Шуңа күрә бер таба коймакны аның алдында пешерергә туры килде. Аллаһка шөкер, сынауны уңышлы үттек, коймакларны кунакларыбыз бик  яратты», – диде ул.

Фото һәм видео Гөлнара Гайфетдиновадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу