Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы «Россия иреклеләре» конкурсы финалына чыкты

«Балалар мәрхәмәтлек ордены» балалар иҗтимагый оешмасы лидеры, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей укучысы Алия Норова «Россия иреклеләре»Бөтенроссия конкурсының «Мөстәкыйль тормышның гади рецепты» социаль проекты белән «14 яшькә кадәрге балаларга ярдәм» номинациясендә катнаша.

Проект авыр патологияле булган инвалид балаларны гади кулинария ашларын әзерләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Конкурсантларга ярдәм йөзеннән халык тавыш бирүе игълан ителде. Конкурста барлыгы 15839 проект катнашты. Аның финалында халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә 220 катнашучыдан өчесе сайлап алыначак. Сылтама буенча биредә тавыш  бирергә мөмкин.

Алия Норова – «Минем инициатива» республика конкурслары җиңүчесе (2017, 2018 елда), «Ел лидеры 2018» Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре республика конкурсы, «Россия иреклеләре»республика конкурсы җиңүчесе.

 

http://nabchelny.ru/news/34306

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев