Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев "Сабан туе батыры - 2021" гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырды

Автоградта тантаналы шартларда гаилә капиталына сертификатлар алу традициясе инде берничә ел рәттән уздырылып килә. Шул вакыт эчендә ул үзенең әһәмиятен һәм актуальлеген бер дә югалтмаган.

Бүген икенче баласы туган 24 гаилә Тантаналар сараенда биш юнәлеш буенча акча белән эш итү мөмкинлеге тудырылды. Акчаны гаиләләр торак шартларын яхшырту, балалар өчен белем бирү хезмәтләре өчен түләүне, булачак пенсияне формалаштыру, инвалид балалар җәмгыятендә социаль адаптация һәм интеграцияләү өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр түләүне, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган (уллыкка алынган) мохтаҗ гаиләләр тарафыннан айлык түләү алу өчен куллана алачак.

Алар арасында "Сабантуй-2021" абсолют батыры Эльдар Хәмитов гаиләсе дә бар иде. Хатыны Наилә һәм улы Тамерлан белән алар мэрдан чәчәкләр һәм сертификат алдылар.
Мэр һәр гаиләне шәхсән үзе котлады. Чакырылганнарның күбесе тулы составта килгән иде.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана сертификаты