Чаллыда ир белән хатынны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ир белән хатынны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салдылар

Суд шундый карар кабул итте.

Чаллыда суд ирле-хатынлы парны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салырга карар чыгарды. Сәбәбе: алар туберкулезның ачык формасы белән авырый. Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, әлеге пар терапия узудан озак вакыт баш тарткан. Медицина хезмәткәрләренең дәвалануны яңарту кирәклеге турындагы чакыруларына да колак салмаганнар. Шул рәвешле, алар тирә-юньдәгеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган.

«Ир белән хатынның икесенә медицина стационары шартларында дәвалануның мәҗбүри курсын узу өчен хастаханәгә салу турында карар кабул ителгән», – диелә хәбәрдә.
 


Чаллы суды

Нет комментариев