Ике кешегә операция ясады.
Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә рентген-хирурглар һәм Мәскәүдәге хезмәттәшләре белән беренче тапкыр йөрәкнең сул йөрәгалды «колагы»на (левое предсердие) окклюдер имплантацияләү буенча операцияне фибрилляция (мерцательная аритмия) вакытында башкардылар. Мондый аритмия инсультка китерергә мөмкин, чөнки тромблар йөрәктә, аеруча сул йөрәгалды «колагы»нда барлыкка килә, һәм ми артерияләрен томалый.
Россия медицина фәннәре докторы Карапет Давтян БСМПда мсатер-класс үткәрде. БСМПның рентген-хирурглары Андрей Фадеев һәм рентген-хирургия диагностика һәм дәвалау бүлеге мөдире Булат Заһидуллин Мәскәү кунагы белән берлектә беренче операцияләрне башкардылар.
Булат Заһидуллин: «Йөрәгалды «колагы» н ябу операциясе, беренче чиратта, профилактика максатыннан эшләнә, ул фибрилляциясе булган пациентларда кардиоэмболик инсультны булдырмаска ярдәм итә. Кайчакта, алар өчен окклюдер имплантациясе — бердәнбер мөмкинлек, чөнки бу югары куркыныч төркемендәге пациентлар. Аларга тромблар барлыкка килүне тоткарлаучы препаратлар ярамый яки ярдәм итми. Безнең пациентлар озак вакыт аритмиядән интегә, дәвалау, шул исәптән криоабляция һәм РЧА да, ярдәм итмәде. Шуңа күрә без аларда инсульт куркынычын киметү өчен мондый операция ясарга карар кылдык».
Ике операция дә уңышлы узды. 4 сәгатьтлек операциядә хирурглар, анестезиологлар, шәфкать туташлары, табиб-кардиологлар катнашты. Окклюдерлар төрле зурлыкта булганлыктан, операция вакытында аларны сайларга функциональ диагностлар ярдәм итте. Алар үңәч аша датчик ярдәмендә йөрәкнең төгәл зурлыгын үлчәделәр һәм һәр пациентның йөрәк төзелешенең үзенчәлекләрен исәпкә алдылар.
«Бу тәҗрибә уртаклашу гына түгел, ә уртак эш һәм заманча технологияләрнең ничек итеп гомерләрне коткаруын реаль күрсәтү дә булды. Без һәрвакыт иң яхшылардан өйрәнергә һәм пациентларыбыз өчен алдынгы методикаларны кулланырга шатбыз», – диде БСМПның 1 нче рентген-хирургия диагностика һәм дәвалау бүлеге мөдире Булат Заһидуллин.
Фотолар сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды.
Нет комментариев