Үлем сәбәбе билгеле түгел.
Чаллыдагы «Татарстан» бизнес-отеленең бер номерында иртәнге сәгать 8дә бер ир-ат мәете табылган. Бу хакта аның хезмәттәше беренче булып белгән һәм полиция чакырткан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-ат 10 сәдгать элек вафат булган. Ир-ат инспектор булып эшләгән һәм хезмәттәше белән Түбән Новгородтан командировкага килгән. Аның үлем сәбәбен медицина экспертлары ачыклаячак.
Нет комментариев