Нинди бүләк бирелде?
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының «ВКонтакте» төркеме – Татарстанның иң яхшы дәүләт паблигы дип табылды. Бәйге җиңүчеләрн бүләкләү тантанасы Казанның халыклар дуслыгы йортында үтте. Чаллы татар дәүләт драма театры ике бүләккә:
«Визуаль стиль» номинациясендә 2026 ел җиңүчесе, «Креатив якын килү» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Жюри театрның социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен кызыклы итеп алып баруын билгеләп үтте. «Бу безнең көндәлек эшебезгә бәя, – диделәр театрда. – Һәр пост артында үз эшен яратучы һәм тамашачылар өчен контентны кызыклы итәргә тырышучы команда тора».
Нет комментариев