Герой-аналарга 1 миллион сум акча биреләчәк
Яңалыклар тасмасы

Герой-аналарга 1 миллион сум акча биреләчәк

Бу хакта О.Е.Кутафин исемендәге Университетның конституция һәм муниципаль хокук кафедрасы доценты Ольга Рыбакова сөйләде.

2027 елның 1 январыннан «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызлар Россия Социаль фонды аша автомат рәвештә 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. 
Бу хакта  РИА Новости агентлыгына О.Е.Кутафин исемендәге Университетның конституция һәм муниципаль хокук кафедрасы доценты Ольга Рыбакова сөйләгән. Аның әйтүенчә, бу карар Россиянең күп кенә гаиләләре өчен зур әһәмияткә ия. Россиядә ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләп үстергән хатын-кызга герой-ана статусы бирелә.  Хәзерге вакытта түләү төбәк социаль яклау органнары, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аша гариза нигезендә билгеләнә.
Рыбакова әйтүенчә, кагыйдәләр үз көченә кергәннән соң, герой-аналарга белешмәләр җыярга һәм гариза тапшырырга туры килмәячәк: ведомстволар барлык кирәкле мәгълүматларны Социаль фондка үзләре тапшырачак.


акча Герой аналар

Нет комментариев