Путин белән туры элемтә һәм матбугат конференциясе декабрьдә була
Яңалыклар тасмасы

Путин белән туры элемтә һәм матбугат конференциясе декабрьдә була

Илбашы белән туры элемтә һәм аның белән берләштерелгән «Владимир Путин белән ел йомгаклары» зур матбугат конференциясе декабрьдә узачак.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков әлеге мәгълүматны раслады, дип хәбәр итә «Ведомости».  Кайбер мәгълүматлары буенча, дәүләт башлыгының матбугат конференциясен уздыру көне итеп 10 декабрь билгеләнергә мөмкин. Узган елда туры элемтә белән зур матбугат конференциясе 19 декабрьдә үтте. Ул 4,5 сәгать дәвам иткән иде.  Бу вакыт эчендә Владимир Путин 70 тән артык теманы үз эченә алган сорауларга җавап бирде.


владимир путин

Нет комментариев