Светлана Захарова: «Балаларга ата-ана игътибары җитми»
Яңалыклар тасмасы

Светлана Захарова: «Балаларга ата-ана игътибары җитми»

Бу атна башында Чаллыда - ике яшүсмер, Мамадыш районында ике кыз вафат булды.

Бу атна башында Чаллыда ике яшүсмер: 19нчы һәм 55нче мәктәп укучылары вафат булды. Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Светлана Захарова  әйтүенчә, хокук саклау органнары балаларның үлем сәбәпләрен ачыклый.

 «Әлеге вакыйгага бәйле рәвештә, балигъ булмаганнар эшләре буенча республика һәм муниципаль комиссияләр утырышлары узды, профилактика белән шөгыльләнүче учреждениеләре хезмәктәрләре алдына куелды. Хокук саклау органнары тикшерү уздыра. Аның йомгаклары буенча тиешле карар кабул ителәчәк. Мәсьәләне контрольдә тотабыз», – диде ул.

Светлана Захарова әйтүенчә, Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты республика районнарына эш сәфәрләре барышында балаларның психологик сәламәтлеген саклау, профилактика чараларын һәм мәктәптән тыш мәшгульлеген игътибар үзәгендә тота. 

Ул үсмерләр белән аралашканда аларга ата-ана игътибары җитмәвен күрүен билгеләп үтте. 
«Баладагы үзгәрешләрне беренче булып әти-әниләр күрергә, сизергә тиеше. Балагызның кәефенә игътибар итегез. Бар эшләрегезне, телефоннарыгызны читкә куеп бала сөйләшегез, интернетттагы дуслары турында сорашыгыз. Ниләр эшләве турында сөйләтегез. Теләкләре белән кызыксыныгыз, зур баалаларны да ешрак кочаклагыз, үбегез», – ди балаларның хокуаларын яклаучы вәкил.

«Баланың нәрсәгәдер борчылуын, үз-үзен тотышында үзгәрешләр сизелсә психологка мөрәҗәгать итегез», – дип киңәш бирде Захарова. Сүз уңаеннан, республикада, шул исәптән Чаллыда да үсмерләр клублары, яшьләр оешмалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт секцияләре эшли. Аларда малайлар һәм кызлар буш вакытларын файдалы уздыра, яңа дуслар таба. Сораулар туса Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппаратына (8-843-236-61-64),  Бөтенроссия балаларның ышаныч телефоны (8-800-2000-122), яшьләрнең ышаныч телефоны – (8-800-5552-220), «Ребенок в опасности»  – 123 телефоны шалтыратырга мөмкин. 


балалар үлеме Вәкаләтле вәкил

Нет комментариев