Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләренә кулланылган батарейкаларны җыю өчен контейнерлар тапшырдылар

Автокала мәктәпләрендә кулланылган батарейкаларны җыю буенча конкурс башланды.

Бүген махсус контейнерлар шәһәрнең мәгариф учреждениеләренә тантаналы рәвештә тапшырылды. Чара «Эковесна 2019» экологик-агарту проекты кысаларында «Дюраселл Раша» белән берлектә үткәрелә. Акциянең оештыручылары - "Орион" яшьләр үзәге («Мусора.Больше.Нет.Набережные Челны» экологик хәрәкәте) һәм 4нче экологик-биология үзәге,Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән «Гринта» Татарстанның көнчыгыш зонасында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча региональ оператор белән хезмәттәшлектә.
Батарейкаларны җыю өчен контейнерлар автокаланың 19 белем бирү учреждениесендә урнаштырылды: 3,12, 6, 8, 23, 26, 28, 34, 41, 45, 49, 50, 52, 58, 60, 61,77 мәктәпләр, шулай ук Пушкин исемендәге лицей һәм 78нче пролицей территориясендә.Ике ай дәвамында укучылар кулланылган батарейкаларны махсус боксларга – «Дюрасел Раша»компаниясе биргән контейнерларга җыячак. Аннары батарейкалар заводта эшкәртеләчәк.
Иң актив укучылар призлар – мобиль телефон, ә Чаллының иң актив мәктәбе - мини-экспресс лабораториягә ия булачак. Моннан тыш, «Гринта» ике айлык нәтиҗәләре буенча батареяларны иң күп җыйган мәктәпкә махсус бүләк – компьютер тапшырачак.

Яр Чаллыдан тыш, акциядә катнашуга Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Буа, Арча һәм Азнакай мәктәпләре чакырыла.

 

http://nabchelny.ru/news/35925

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X