Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләрен тәмамлаучылар беренче тапкыр кытай теленнән БДИ тапшырачак

2015 елда Россиянең 16 субъектында кытай теленнән сынау рәвешендә БДИ үткәрелде.

Быел Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар беренче тапкыр кытай теленнән БДИ тапшыра алачак. Татарстанда әлеге предметны Казан һәм Чаллы мәктәпләрендә өч укучы сайлаган. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүген Казанның 116нчы лицеенда шул хакта хәбәр итте.
«Быел өч кеше кытай теленнән БДИ тапшырачак. Алар – Казан һәм Чаллы мәктәпләрен тәмамлаучылар», - диде ТР мәгариф һәм фән министры.
Ул шулай ук 2022 елдан чит телләр буенча БДИның мәҗбүри булачагын искәртте. «Без моңа әзерләнәбез, әлеге уңайдан тиешле юл картасы эшләнгән», - дип искәртте Борһанов.
2015 елда Россиянең 16 субъектында кытай теленнән сынау рәвешендә БДИ үткәрелде.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/26/181605/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев