Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы әниләре «LadyМАМА - 2019» фестивале финалында көч сынашачак

6 көнне 15:00 сәгатьтә автокалада "LadyМАМА - 2019" фестиваль-конкурсының финалы узачак.

 Чарада «Әнинең тирә-юне» проектында катнашучы Чаллы әниләре көч сынашачак. Катнашучылар жюри хөкеменә үзләре турында презентация, иҗади номер тәкъдим итәчәкләр, дефиле буенча интеллектуаль белемнәр һәм күнекмәләр күрсәтәчәкләр. Конкурсантларның чыгышлары жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнәчәк. Фестивальнең барлык катнашучылары һәм җиңүчеләре дипломнар, чара партнерларыннан бүләкләр һәм призлар алачак. Ул "Гагарин" Арт-барында узачак. Фестивальне Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Заман» яшьләр үзәге оештыра.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль ана һәм балаларга сак караш тудыруга, бала карау ялында булган хатын-кызларны күрсәтүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35568

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев