Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчылары бокс һәм авыр атлетика буенча ярышларда медальләр яулады

“Төзүче” спорт мәктәбе спортчылары 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә һәм студентлар арасында бокс буенча Россия чемпионатында катнаштылар.

Бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге Казанда узды, анда Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм бистәләреннән 178 спортчы катнашты. “Төзүче” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Рәмзис Зикаев, Денис Китаев һәм Вячеслав Остяков 1 урынны яуладылар һәм Идел буе федераль округы Беренчелегенә юлламалар алдылар. Екатеринбургта студентлар арасында бокс буенча Россия чемпионатында Чаллы спортчылары да медальләргә лаек булды. Шамил Котлубаев 49 кг авырлык категориясендә 1 урынны алды, 91 кг авырлык категориясендә Антон Зайцев 2 нче урынга лаек булды, Эдуард Авджян 91 кгнан артык авырлык категориясендә 3 нче урынны биләде.

Чаллы спортчысы Регина Камалетдинова 2002 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә бронза медаль яулады (59 кг авырлык категориясендә). Ярышлар Татарстан Республикасы укучыларының XII Спартакиадасы кысаларында узды.

 

http://nabchelny.ru/news/35739

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев