Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары өчен «РИАТ» предприятиесенә экскурсия оештырылды

Бу атнада «Танышыгыз – профессионаллар!» һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында 32 нче мәктәп укучылары «РИАТ» предприятиесендә булдылар.

Алар өчен җитештерү буенча танып-белү экскурсиясе оештырылды. Укучыларга «РИАТ» ААҖ тарихы һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында фильм күрсәтелде. Җитештерү системасын үстерү департаменты башлыгы урынбасары Ирек Абдуллович комплектлау әйберләре складын, әзерләү-штамплау цехын, автомобильләр җыю участогын, эретеп ябыштыру участогын, утыргычлар җыю участогын һәм пластик эшкәртү цехын күрсәтте. Аеруча полиуретан участогы һәм тегү цехы зур кызыксыну уятты. Шулай ук укучылар һөнәрләр, эш шартлары һәм хезмәткәрләрнең квалификациясе турында да белделәр. Экскурсиянең һәр катнашучысы оештыручыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.
Икенче көнне үк «Заман» яшьләр үзәге белгечләре «Һөнәргә бер адым» дигән интеллектуаль уен үткәрделәр, анда балалар экскурсияләрдә алган белемнәрен искә төшерделәр һәм ныгытталар. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урында «Богдан» командасы, икенче урынны «Кызыл армия» командасы яулады, өченче урынга «Домино» командасы лаек дип танылды. Укучылар өчен мондый экскурсияләр ай саен үткәрелә.
Һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашу өчен «Заман» яшьләр үзәгенә 57-08-70 телефоны буенча гариза бирергә кирәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы