Чаллы урамында көпә-көндез ир-ат вафат булган
60 яшьлек ир-ат җирдә ике сәгатьләп яткан һәм шушы вакыт эчендә аңа игътибар итүче булмаган.
Шәһәребезнең 25 нче бистәсендә яшәүче ир-ат кичә үз эшләре белән өеннән чыгып киткән була. 10:35 минутта аны 47/25 йорты янында патруль-пост хезмәткәрләре аны җансыз хәлдә табып ала. Алар сүзләренчә мәетнең тәнендә көчләү, үтерү билгеләре юк. Үлемгә китергән сәбәпләрне судмедэкспертлар ачыклаячак. Мәгълүм булганча, 60 яшьлек ир-ат җирдә ике сәгатьләп яткан һәм шушы вакыт эчендә аңа игътибар итүче булмаган, дип яза Челнинские Известия басмасы.
фото:ruinformer.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев