Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре татар телендә интеллектуаль уенда катнашырга чакырыла

6 май көнне 16:00 сәгатьтә "Нур" яшьләр үзәгендә "Дөнья халык ашлары" дигән интеллектуаль уен узачак

Конкурс "Мизгел" милли мәдәният клубы тарафыннан "Нур" яшьләр үзәге ярдәме белән яшь буынны милли ашларның төрле төрләре белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Конкурста катнашучыларга кухня, география һәм мәдәният юнәлешләре буенча сорауларга җавап бирергә кирәк булачак. 

Анда катнашу өчен 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге биш кешедән торган командалар чакырыла. Гаризалар 30 апрельгә кадәр «Дөнья халыклары кухнясы» тамгасы белән электрон адреска кабул ителә: mizgel1919@mail.ru. «Дөнья халыклары ашлары» интеллектуаль уенына килгән һәркем татар дискотекасында катнаша алачак. Программада: караоке, заманча татар музыкасы, уеннар һәм конкурслар. Башлана 18:00 сәгатьтә.

 

http://nabchelny.ru/news/36107

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев